«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәй районында өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән системалы эш алып барыла. Әйтик, 2025 елның ноябрь–2026 елның гыйнварында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Шәп күршеләр» конкурсында җиңгән «Тылсымлы гипс» инклюзив остаханәсе» социаль проектын гамәлгә ашырды.
Проектның максаты арт-терапевтик техникалар куллану юлы белән инвалид гражданнарның социаль һәм хезмәт интеграциясенә ярдәм итүдән гыйбарәт иде. Ике ай дәвамында катнашучылар гипс кою техникасын үзләштерделәр, декоратив эшләнмәләр ясадылар һәм үз эшләрен йомгаклау күргәзмәсендә тәкъдим иттеләр.
Проектта 80ләп кеше катнашты, 8 мастер-класс һәм йомгаклау күргәзмәсе үткәрелде. Барлыгы 160тан артык эш эшләнгән. Катнашучылар яңа күнекмәләр генә түгел, үз көчләренә ышаныч та алдылар, бу алга таба җайлашу өчен нигез булып тора.
Проект инвалид кешеләрнең җәмгыятьнең талантлы һәм актив әгъзалары буларак уңай образын формалаштыруга ярдәм итте.