15 гыйнварда Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова социаль хезмәт алучылар белән «Тукта һәм уйлан!» темасына дискуссия уздырды.
Чараның максаты катнашучыларда наркотиклар куллануга тотрыклы тискәре мөнәсәбәт формалаштыру иде.
Чара башында социаль педагог куркыныч гадәт буларак наркомания турында сөйләде. Җанлы дискуссия барышында катнашучылар наркоманияне таратуның төп проблемалары, «җиңел» наркотиклар турындагы ялган күзаллаулар турында фикер алыштылар.
Ахырда барлык катнашучыларга буклетлар тапшырылды.