Югары Ослан районының «Өмет утравы» комплекслы үзәге каршындагы көндезге тору төркемендә катнашучылар Печище авылы мәдәният йорты каршындагы музейда булдылар.
Музей җитәкчесе Галина Полякова кунаклар өчен мавыктыргыч экскурсия үткәрде, алар игътибарына төрле экспонатлар күрсәтте. Борынгы кухня кирәк-яраклары һәм авыл хуҗалыгы эш кораллары аеруча кызыксыну уятты.
Кунаклар яңа белемнәр, якты тәэсирләр алдылар.