2025 елда Татарстанда 5 меңгә якын социаль контрактлар төзелгән

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан ярлылыкның түбән дәрәҗәсе буенча лидерлар рәтенә керә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында ярлылык дәрәҗәсе 3,7 %, ягъни 148,9 мең кеше тәшкил итә. Гомумроссия күрсәткече 7,1 % тәшкил итә. Республика 3 нче урынны алып тора (Санкт-Петербург шәһәре – 3,4 %, Ямал-Ненец АО – 3,5 %).

Социаль контракт ярлылык дәрәҗәсен киметүнең нәтиҗәле коралы булып тора. 2025 елда 4 919 социаль контракт төзелгән, 10 958 кеше колачланган.

Социаль контрактларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 3 680 кеше (социаль контрактлар төзүчеләрнең 68 %) ярлылыктан чыккан, 4 629 кешенең (85 %) җан башына уртача акча кереме арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International