11 гыйнварда Татарстан Республикасында яңа мактаулы бүләк – Әсгать Галимҗанов исемендәге иҗтимагый премиягә гаризалар кабул итү башланды. Лауреатларны бүләкләү тантанасы 2 мартка, легендар хәйрияченең туган көненә планлаштырылган.
Премия секторара партнерлыкны ныгытуга, шулай ук муниципаль районнарда коммерциячел булмаган оешмаларның эш нәтиҗәлелеген күтәрүгә, аларның җитәкчеләренең һәм хезмәткәрләренең идарә итү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Төп максат – Татарстанның социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларының кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә керткән өлешләрен тану, Россиянең милли максатларына туры китереп, хәйриячелекне һәм иреклелекне үстерү юлы белән аларның һөнәри үсешенә ярдәм итү.
Лауреатлар дипломнар гына түгел, ә үз командаларын үстерүгә максатчан грантлар да алачак. Алынган акчаларны хезмәткәрләрне профильле укытуга, профильле чараларда катнашуга яки команда әгъзаларын шифаханә-курортларда дәвалауга юнәлтергә мөмкин.
Әсгать Галимҗанов исемендәге иҗтимагый премия Татарстанда гражданлык инициативаларын үстерү өчен мөһим стимул булырга, игелеге һәркем өчен үрнәк булган күренекле меценатның истәлеген мәңгеләштерергә тиеш.
Конкурста катнашу шартлары белән танышу өчен >>.