«Опека» үзәге белгечләре #ХисИтәАлам проекты кысаларында дәрес үткәрде

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

23 декабрьдә «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре #ХисИтәАлам проекты кысаларында дәрес үткәрделәр.

Мондый чаралар 10 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен һәм аларның эмоциональ интеллектын үстерүгә юнәлдерелгән. Төрле хисләр турында фикер алышу өчен сәнгать әсәре сыйфатында Татьяна Ереминаның «Яңа ел алды мәшәкатьләре» картинасы каралды. Очрашу нәтиҗәсендә балаларга әлеге картина буенча инша язарга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International