Яңа ел алдыннан район мәдәният йорты көлү һәм шатлык белән тулды. Биредә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балалар өчен традицион хәйрия чыршысы узды. Иганәчеләрнең юмарт ярдәме белән бәйрәм 40 бала өчен чын әкияткә әверелде.
Балалар могҗиза атмосферасына чумдылар, матур чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш Бабай һәм аның тугры ярдәмчеләре – әкият геройлары белән күңелле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар.
Иң истәлекле мизгел бүләкләр тапшыру булды. Балалар Яңа ел сюрпризлары алдылар, аларны күпсанлы иганәчеләр бирде. Актив уеннардан һәм күңел ачулардан соң барысын да бәйрәм сыйлары белән тәмле төшке аш көтә иде.
Бәйрәмне оештыручылар – «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм район мәдәният йорты.