Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Ләйсән Хөсәенова «Ярдәм кулы» программасы кысаларында чираттагы дәрес үткәрде. Кар бөртеге ясау буенча иҗади мастер-класс оештырылды.
Дәрес уздыру урынында бәйрәм рухы тудырылды – социаль хезмәтләр алучының эмоциональ хәле шунда ук яхшырды. Кар бөртеге ясау эше вак моторика, хәтер, иҗади сәләтләр үсешенә, когнитив функцияләрне саклап калуга ярдәм итте.
Мастер-класс тәмамлангач, социаль хезмәтләр алучыга Яңа ел сюрпризы тапшырылды.