Лениногорск районында балаларның хыялларын тормышка ашыралар

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

Лениногорск шәһәренең «Юбилейный» паркында шәһәрнең төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәтләр алучы балаларның изге теләкләрен тормышка ашыру рәсми өлешнең якты вакыйгасы булды. Бу балалар Кыш Бабайга алдан ук хат язып, үзләренең хыяллары белән уртаклашкан иде.

Мондый акция – бәйрәм ишарәсе генә түгел. Бу социаль ярдәмнең мөһим элементы, ул балаларга өмет, шатлык һәм аларның үзләре генә булмавына ышаныч бүләк итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International