Татарстан Россия төбәкләре рейтингында лидерлар бишлегенә керде

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

РИА Новости экспертлары 2025 ел нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләренең йомгаклау рейтингын әзерләгән.

Алты күрсәткеч анализланган, шул исәптән тормыш сыйфаты, төбәкнең социаль-икътисадый хәле, хезмәт базары, субъектның фәнни-технологик үсеше, матди иминлек һәм халыкның сәламәт яшәү рәвешенә бирелгәнлеге.

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы 100дән 78,16 балл җыеп, рейтингта дүртенче урынны алды. Лидерлар өчлегенә Мәскәү (86,81 балл), Санкт-Петербург (85) һәм Мәскәү өлкәсе (81,88) кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International