Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, Ватан Геройлары көне кысаларында һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Геройлардан Ватанны яратырга өйрән» дигән чара оештырды.
Чарада «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторы һәм махсус хәрби операциядә катнашучы катнашты.
Катнашучылар тематик викторина сорауларына җавап бирделәр, солдатларга хатлар яздылар, аннары батырлык, сугыш барышында очраган кыенлыклар турында сораулар бирделәр.
Шулай ук чара башланыр алдыннан Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның Ватан Геройлары көне уңаеннан видеомөрәҗәгате яңгырады.