Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Игелекле эшләр марафоны» шәһәр чарасын оештыруда катнашты. Аеруча ихтыяҗлары булган олылар һәм балалар шәһәр сәхнәсендә чын артистлар булып чыгыш ясап, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
Үзәк кыйммәтле бүләкләр алды: «Татнефть» хәйрия фонды, «Соллерс» ҖЧҖ, «Ингосстрах» компаниясеннән сертификатлар, шулай ук эшмәкәр М. К. Сафиннан инновацион 3D-проектор.
Балалар ишетү һәм күрү сәләтен төзәтү, химиотерапиядән һәм гормональ терапиядән соң хәрәкәт функцияләрен торгызу өчен кирәкле техник тернәкләндерү чаралары, шулай ук компьютер техникасы, уенчыклар һәм үстерүче уеннар рәвешендә ярдәм алдылар.