Минзәләдә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт бәйрәме уздырдылар

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

10 декабрьдә Минзәлә футбол манежы сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оештырылган якты спорт бәйрәме мәйданчыгы булды.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә булган социаль хезмәт алучылар адаптив эстафетада бик теләп катнаштылар. Командаларга бүленеп, алар төрле дисциплиналарда дәртләнеп ярыштылар. Финалда барысы бергә уенда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International