Арчада социаль хезмәтләр алучылар өчен кинотренинг уздырдылар

2025 елның 5 декабре, җомга

5 декабрьдә «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә инвалидлар декадасы кысаларында оештырылган «Киртәләрсез тормыш» кинотренингы булып узды.

Чара «Алгарыш» үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече җитәкчелегендә узды.

Фильм һәм аннан соңгы фикер алышулар балаларга үзара ярдәмләшү, әйләнә-тирәдәгеләргә карата яхшылык һәм түземлелек кыйммәтен яхшырак аңларга ярдәм итте. Тренингның ахыры иҗади эш булды – балалар матур открыткалар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International