5 декабрьдә Казанда «Иң мөһиме турында» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурс мәдәни мирасны, тарихи хәтерне саклау аша җәмгыятьтә гражданлык һәм әхлакый ориентирларны, патриотлыкны ныгытуга юнәлдерелгән.
Конкурста катнашучылар ел дәвамында 9 яшь төркемендә 9 номинация буенча үзләренең иҗади номерларын тәкъдим иттеләр.
«Сугышны һәм Җиңүне искә алып» номинациясендә социаль хезмәтләр алучы Александр Гаврилов III урынны алды, Ольга Резниченко көмеш медаль яулады.
«Әбиемнең яраткан җырлары» номинациясендә Анна Левина II урынга ия булды.
«Катюша» һәм «Привал» музыкаль театральләштерелгән композицияләре 1 призлы урын алды.
Культорганизатор Таңсылу Хөснуллина «Сугышчан сафта җыр» номинациясендә беренче булды.