Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре менталь тайпылышлары булган кешеләрне психосоциаль тернәкләндерүгә инновацион алымнарны актив үзләштерәләр һәм кертәләр. Проектны гамәлдә тормышка ашыруның бер мисалы булып психолог Надежда Горячеваның көндезге тору бүлегендә эшләве тора.
Психолог арт-терапия методларын кулланып психокоррекция дәресе оештырды. Үткәрелгән дәреснең үзенчәлеге шунда иде: һәр катнашучы алдагы дәрестә булдырылган үз иҗади продукты белән эшләде.
Дәреснең структурасы индивидуаль рефлексияне үз эченә алды. Фикер алышу бөтен төркем катнашында узды. Катнашучылар группадашларыннан һәм психологтан кире элемтә алып, кичерешләре белән уртаклаша алдылар.
Белгеч шулай ук «Өмет линиясе» психологик ярдәм хезмәте турында сөйләде.