Балтач районыннан үзмәшгульләр республика күргәзмәсендә катнаштылар

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Бүген «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрында инвалид балалар һәм аларның ата-аналары катнашында «Игелек сәнгате» республика социомәдәни инклюзив чарасы узды.

Чаралар кысаларында шулай ук зур күргәзмә оештырылды. Балтач районы халкы да үз эшләнмәләрен һәм продукциясен тәкъдим итте. Социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме алган үзмәшгульләр Альбина Сибгатуллина, Рәшидә Гафиуллина һәм Алинә Зәйнетдинова Балтач районының социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә күргәзмәдә катнаштылар. Социаль тармак хезмәткәрләре аша үзмәшгуль Зәлия Гарипова, Азат Сәфәргалиев та үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International