«Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгендә хокукый ярдәм көне үткәрелде

2025 елның 21 ноябре, җомга

20 ноябрьдә хокукый ярдәм көне кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Алсу Вахитова инвалид балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмати-агарту чарасы үткәрде. Чара социаль фонд клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Сираева катнашында узды.

Очрашуның төп максаты – ата-аналарга аларның хокукларын һәм мөмкин булган ярдәм чараларын аңлату. Әңгәмә барышында дәүләт ярдәменең барлык төп юнәлешләре яктыртылды: акчалата түләүләр, социаль хезмәтләр җыелмасы, хезмәт гарантияләре, пенсия перспективалары. Очрашуның иң җанлы һәм нәтиҗәле өлеше сораулар һәм җаваплар сериясе булдыы. Белгечләр компетентлы һәм киңәйтелгән җаваплар бирделәр, катнашучыларның һәрберсенә үз хокукларында һәм гамәлләр алгоритмында ориентлашырга ярдәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International