«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Зәй районының ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы белән берлектә гамәлгә ашыра торган «Бер сәгатькә ул» проекты кысаларында өйдә хезмәт алучы ялгыз өлкән кешеләргә бушлай ярдәм күрсәтелә.
Проектның төп бурычы – көнкүреш сервисы ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләрнең уңайлылык һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү.
Программада катнашучылар – активистлар, пенсионерлар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы әгъзалары арасыннан ир-ат волонтерлар. Алар ремонт эшләрен башкаруда, территорияләрне җыештыруда һәм ирләр ярдәме кирәк булган башка өй эшләрендә ярдәм итәләр.
Узган атнада волонтерлар өч социаль хезмәт алучыга ярдәм күрсәттеләр.