Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән «9 адым» ата-ана күнекмәләре тренингы» методикасы уңышлы кулланыла. Программа ата-аналарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән, үсеш үзенчәлекләре булган балаларга коммуникатив күнекмәләрне үзләштерергә, яңа күнекмәләр алырга, үз-үзләрен тоту проблемаларын хәл итәргә һәм аутистик спектр бозылудан һәм үсешнең башка бозылуларыннан интегүче балалы гаиләләрдә көн саен килеп чыга торган катлаулы тормыш хәлләрен булдырмаска ярдәм итә.
Инвалид балалар белән эшләү секторы белгечләре узган атнада ата-аналар белән баланың һәм бөтен гаиләнең тормышын җиңеләйтергә мөмкинлек бирә торган заманча стратегияләр белән танышу максатында төркемле тренинг үткәрделәр.
«9 адым» тренингы барышында балаларга яңа күнекмәләр үзләштерүдә ярдәм итүгә, коммуникатив сәләтләрне үстерүгә һәм үз-үзеңне тоту проблемаларын киметүгә юнәлдерелгән алымнар җентекләп каралды. Экспертлар баланың аралашу сигналларын танырга һәм килеп туган кыенлыкларга дөрес җавап бирергә мөмкинлек бирә торган ысулларны күрсәттеләр. Тренингның практик өлешенә аерым игътибар бирелде.
Чара Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты акчасына, балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү буенча «Өй консультанты» күчмә хезмәтен булдыру проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.