Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яшел Үзән районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору төркемендә йортсыз хайваннарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Иң яхшы дус» хәйрия акциясе узды.
Балалар, ата-аналар, белгечләр игелекле эшкә кушылдылар: «Песи һәм эт» приюты карамагындагылар өчен азык, тәм-томнар һәм хәтта хайваннарны карау әйберләре җыйдылар. Барлык җыелган запаслар йортсыз хайваннар приютына тапшырылды.
Мондый чараларда катнашу балаларда кызгану, җаваплылык һәм кече дусларыбызга карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияли.