11 ноябрьдә Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һөнәри юнәлеш бирү кысаларында ашханәгә экскурсиягә киттеләр.
Экскурсия танышу әңгәмәсе белән үрелеп барды. Балалар ашханә бүлекләргә бүленгәнен белделәр, аларның һәрберсенең үз билгеләнеше бар. Шулай ук заманча кухня җиһазлары, аларның билгеләнеше белән таныштылар.
Экскурсия балаларга пешекче эше турында күбрәк белергә генә түгел, ә бу һөнәрнең ни дәрәҗәдә җаваплы һәм кызыклы булуын аңларга да ярдәм итте.