Татарстан эш бирүчеләре «Абилимпикс» чемпионатында катнашучыларны уңышлы эшкә урнаштыралар

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары «Абилимпикс» чемпионатында катнашучыларны эшкә урнаштыруны тәэмин итүче иң яхшы эш бирүчеләр бөтенроссия рейтингының унлыгына керде.

Болар:

2 урын – Зәй ГРЭСы («Татэнерго» филиалы);

4 урын – «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ;

6 урын – «Казан оптика-механика заводы» АҖ;

7 урын – «Казан вертолет заводы» АҖ һәм «КамАЗ» ГАҖ;

8 урын – Е. Н. Королев ис. Түбән Кама политехника көллияте.

Быел рейтингка инвалидларны эшкә урнаштыручы 115 эш бирүче кергән. Катнашучыларны эшкә алынган инвалидлар өлеше, аларның оешмада эшләү вакыты, җиһазландырылган махсуслаштырылган эш урыннары саны, хезмәт хакы дәрәҗәсе, киңәйтелгән социаль пакет, инвалидлар өчен остазлар булу һәм башка критерийлар буенча бәялиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International