Бүген А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы базасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге тарафыннан оештырылган «Россиянең киләчәге безнең кулларда» видеороликлар конкурсына йомгак ясалды.
Татарстанның төрле районнарыннан балалар, социаль приютларда тәрбияләнүчеләр, һөнәрләр турында 13 видеоролик төшерделәр, һөнәрләрнең барлыкка килү тарихын сөйләделәр, шулай ук һөнәри серләрен ачтылар.
Һәр роликта нәкъ менә шушы һөнәрләр дөньяны яхшы якка үзгәртә алачагына ихлас ышаныч сизелә иде.
Балаларның планнарында шулай ук «Уңайлы йорт» гаилә остаханәсе ачу, анда балалар авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен мастер-класслар үткәрергә һәм аларны ясалма ротангтан үрү һөнәре белән таныштырырга җыеналар.
Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, быел видео төшерү сыйфаты яхшырган, сюжетлар уйланылган, дөрес төшерү һәм монтажлау ысуллары кулланылган, кадрлар композициясе төзелгән, кызыклы детальләр күп, тарихлар үз тематикасы буенча төрле, ә геройлар якты һәм харизматик.
Конкурста җиңүчеләр кыйммәтле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.