«Ышаныч» үзәге карамагындагылар өчен мастер-класс уздырдылар

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Бүген Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класс оештырылды. «Нур» яшьләр үзәге базасында этнодизайнер Илдар Шәңгәрәев катнашучыларга балкып торган чәчәк ясарга тәкъдим итте.

Мастер-класста катнашучылар иҗат процессына чумдылар һәм бик күп уңай хис-кичерешләр, шулай ук яңа күнекмәләр алдылар.

«Менталь сәламәтлек» проекты Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International