28 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар белән үзара хезмәттәшлек итү һәм кызыксындырган сораулар буенча фикер алышу максатыннан менталь тайпылышлары булган инвалидларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре өчен ачык ишекләр көне үткәрелде.
Көндезге тору бүлеге белгечләре яшь инвалидларның, потенциаль социаль хезмәт алучыларның, ата-аналарына социаль хезмәтләр алу мәсьәләсе буенча консультацияләр бирделәр. Ата-аналар чиратны формалаштыру һәм бүлектә күрсәтелә торган социаль хезмәтләр турындагы сорауларга җаваплар алдылар.
Аннары ата-аналарны һәм аларның балаларын шашка һәм дартс буенча турнирга чакырдылар.
Чарада биш кеше катнашты.