Югары Ослан интернат-йортына ярдәмчеләр килде

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында студент-волонтерларны каршы алдылар.

Кыш башланыр алдыннан учреждение территориясен тәртипкә китерергә Идел буеның төрле төбәкләреннән – Оренбург, Ижау, Киров, Йошкар-Ола, Түбән Новгород һәм Казаннан яшьләр килде. Болар барысы да – Идел буе федераль округының студентлар отрядларының XV слетында катнашучылар. Алар алма бакчасындагы коелган яфракларны бергәләп җыештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International