«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә мәгълүмати куркынычсызлыкның мөһимлеге турында сөйләштеләр

2025 елның 17 октябре, җомга

Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без Интернетның күп еллар сезнең дустыгыз булуын телибез» дигән мәгълүмат сәгате узды.

Очрашуның максаты – мәгълүмати грамоталылык дәрәҗәсен һәм цифрлы мохиттә җайлашу сәләтен арттыру.

Балалар цифрлы дөньяда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп принципларын белделәр. Тәрбияләнүчеләргә Интернет буенча ничек ирекле һәм куркынычсыз сәяхәт итәргә һәм шул ук вакытта мошенниклар корбаны булмаска, үз шәхси мәгълүматларыңны ничек ышанычлы якларга кирәклеге турында сөйләделәр.

Соңыннан балалар Интернет турында танып белү мультфильмын карадылар һәм «Робот Электроник» аппликациясен ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International