Тармак учреждениеләре белгечләре коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә укулар узды

2025 елның 17 октябре, җомга

Министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре өчен коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә компетенцияләрне камилләштерү максатында июльдән октябрьгә кадәр «Оешмаларда коррупцияне кисәтү» һәм «Коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау бүлекчәләренең функцияләре» квалификация күтәрү программалары гамәлгә ашырылды. Квалификация күтәрү курсларының эш программалары Россия Федерациясенең коррупциягә каршы тору өлкәсендәге норматив хокукый актлары нигезендә эшләнде.

Укулар тыңлаучыларга коррупциягә каршы законнар буенча белемнәрен камилләштерергә, коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәш өлкәсендә һөнәри бурычларны хәл итүнең яңа ысулларын үзләштерергә мөмкинлек бирде.

Укуларын уңышлы тәмамлап, 132 укучы квалификация күтәрү турында таныклык алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International