Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге мөһим һәм файдалы очрашу мәйданчыгына әверелде. Бирегә районның өлкән яшьтәге кешеләре һәм социаль хезмәтләр алучылар җыелды.
Чараның кунагы КФҮ әйдәп баручы белгече Гөлгенә Гатаулина булды. Ул катнашучылар өчен танып белү түгәрәк өстәле уздырды, күпфункцияле үзәкнең төп хезмәтләре турында җентекләп сөйләде. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.
Мондый очрашулар өлкән буынга актуаль мәсьәләләрдән хәбәрдар булырга, кирәкле мәгълүмат алырга һәм үзләрен хәзерге дөньяда якланган итеп хис итәргә ярдәм итә.