Алексеевск районы социаль приютында «Үзебезнекеләр турында кайгырту» акциясе оештырылды

2025 елның 10 октябре, җомга

Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияче Татьяна Безроднова «Үзебезнекеләр турында кайгырту» акциясе үткәрде.

Сигез тәрбияләнүче махсус хәрби операция сугышчылары өчен үлән чәйләрен пакетларга тутырдылар. Үләннәр һәм тәмләткечләр кушылган чәй иммунитетны күтәрә һәм көч бирә. Аның составына җәй көне балалар җыйган төрле үләннәр һәм яфраклар керә.

Балалар үзләренең кечкенә эшләренә бөтен күңелләрен һәм ихлас теләкләрен салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International