«Исток-Башлангыч» үзәгендә өлкәннәр ункөнлеге чаралары уза

2025 елның 3 октябре, җомга

Бүген Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең директор урынбасары һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ветераннар советы белән берлектә атказанган ветераннар белән очраштылар.

Өлкәннәргә «Гаилә» илкүләм проектының гамәлгә ашырылуы, озак вакытлы карау системасы, техник тернәкләндерү чараларын прокатлау пункты һәм Карау мәктәбе эше турында мәгълүмат бирелде. Ветераннар шулай ук «Кайгырту» сайты һәм «Алтын еллар – Золотые годы» республика проекты мөмкинлекләре турында да белделәр.

«Ярдәм янәшәдә» акциясе кысаларында социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә адреслы социаль ярдәм күрсәттеләр: бакча эшләре, тәрәзәләрне юу, фатирларны һәм йортларны, йорт яны территорияләрен җыештыру.

«Игелек һәм хөрмәт билгесе» программасы буенча аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучыларны өйләренә барып хөрмәтләделәр.

Шулай ук ел саен үткәрелә торган «Көз бүләкләре» акциясе дә оештырылды – хәйрия нигезендә өлкәннәргә яшелчәләр китерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International