«Юлдаш» көндезге тору төркемендә һәркемнең яраткан шөгыле бар

2025 елның 3 октябре, җомга

«Юлдаш» төркемендәге яшьләрнең иң яраткан шөгыльләренең берсе – төрле ризыклар әзерләү. Узган дәрестә алар салатлар ясарга өйрәнде.

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Мимоза» салаты әзерләү буенча мастер-класс оештырды. Эшләгән арада, катнашучылар яңалыклар белән уртаклаштылар, үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр. Мәсәлән, Салават көн саен спорт мәйданчыгында тренажерларда шөгыльләнүе видеосын күрсәтте, ә Лена маникюр остасына укыган.

Очрашу кысаларында психолог Алия Нигъмәтҗанова клубта катнашучылар өчен «Минем кәефем» темасына дәрес үткәрде, ә үзәкнең медицина хезмәткәре Диләрә Раджапова физик күнегүләр һәм уен әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International