Арча районында «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре, «Алгарыш» яшьләр үзәге командасы белән бергәләп, «Өлкәннәргә ярдәм кулы» дигән акция үткәрделәр.
Акцияне оештыручылар тыл хезмәтчәне Гөлирәм Хәялова белән танышуга бик шат иделәр. Ул кунакларны җылы каршы алды, авыр сугыш еллары турындагы истәлекләре белән уртаклашты, якыннары өчен борчылуы һәм гаиләсенең киләчәге турында ничек кайгыртуы турында сөйләде.
Акция кысаларында социаль тармак белгечләре һәм яшьләр өлкән яшьтәге кешенең йорты тирәсен чистарттылар, өй җыештырдылар.