30 сентябрьдә Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Утырышта 2025 елның 9 аена йомгак ясалды, «2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында» аналитик күзәтү материалы каралды.
Учреждение хезмәткәрләре белән даими рәвештә аңлату эшләре алып барыла, алар коррупциягә каршы көрәш темасына анкета узуда актив катнашалар. Яңа хезмәткәрләр дә читтә калмый.
Учреждениенең мәгълүмат стендларында коррупциягә каршы материаллар актуаль хәлдә саклана. Шулай ук коррупциягә каршы тартма да урнаштырылган: комиссия һәр җомга гражданнарның мөрәҗәгатьләре булу-булмавын тикшерә.