Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова ветераннар янына барды

2025 елның 3 октябре, җомга

Өлкәннәр декадасы кысаларында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен – «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсендә социаль хезмәт алучыларны шәхсән үзе килеп котлады.

Людмила Березова, Николай Федотов, Зоя Евстафьева һәм Сәлимә Нәбиуллинаны котладылар. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән Гүзәл Хәбетдинова ветераннарга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.

Ветераннарны шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев һәм район Ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International