«Астра» үзәгендә чираттагы ачык ата-аналар көне узды

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

30 сентябрьдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Чакырылган экспертлар социаль яклау бүлеге башлыгы Ольга Колесникова, балалар поликлиникасы мөдире Әмир Габитов, социаль фондның клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Ольга Косинцева булды.

Экспертлар күпбалалы гаиләләргә һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә дәүләт тарафыннан социаль, медицина һәм хокукый ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Түгәрәк өстәл һәм индивидуаль консультацияләр барышында ата-аналар өлкән инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, электрон сертификатлар һәм транспорт карталары алу һәм куллану, озата барулы яшәү өчен тренировка фатирлары эше белән бәйле сораулар бирделәр.

Ахырда психолог Ирина Матвеева ата-аналар өчен «Психоэмоциональ ресурсларны саклау» темасына тренинг уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International