«Чишмә» үзәгендә кызыклы иҗади дәресләр уздыралар

2025 елның 19 сентябре, җомга

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Ләйсән Хөсәенова көндезге тору төркемендә «Бармак белән йомшак келәм бәйләү» темасына дәрес үткәрде.

Белгеч махсус җептән бәйләү техникасын аңлатты. Элмәкләрдән торган бу җеп кул белән генә бәйләргә мөмкинлек бирә, бәйләү процессын гади һәм аңлаешлы итә. Социаль хезмәтләр алучылар тиз арада эшкә кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International