Лаеш районында инвалид яшьләр өчен карьера сессиясе узды

2025 елның 19 сентябре, җомга

17-19 сентябрь көннәрендә Лаеш районының «Идел» яшьләр үзәгендә инвалид яшьләр өчен һөнәри күнекмәләрне үстерүгә һәм карьера үсешенә багышланган «Омтылыш: карьера турында» карьера сессиясе узды.

Сессиядә Татарстанның 70тән артык яшь кешесе катнашты, шул исәптән Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар да.

Катнашучылар өчен өч көнлек программа әзерләнгән иде. Көн саен алар уңышлы резюме төзү, үз-үзләрен тәкъдим итү, әңгәмәләргә әзерләнү һәм аларны узу буенча төрле тренингларда һәм мастер-классларда катнаштылар.

Оештыручылар катнашучылар өчен күңел ачу чаралары да әзерләгәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International