1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Бу үз белемнәрен һәм хезмәтләрен безнең уртак киләчәгебезгә куйган һәркемгә рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерү өчен менә дигән көн.
Безнең мөһим бурычыбыз – яшенә карамастан һәр кеше өчен үзен кирәкле һәм кыйммәтле итеп хис итә алырлык җәмгыять булдыру.
Татарстанда йөз яшьтән узган кешеләрнең саны елдан-ел арта баруы куанычлы. Бүген республикада 294 шундый өлкән яшьтәге кеше яши. Өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырту көннән-көн актуальләшә бара. Без аларга социаль ярдәм, сыйфатлы медицина ярдәме һәм җәмгыять тормышында актив катнашу мөмкинлекләрен тәэмин итәргә омтылабыз.
Социаль өлкә өлкән буын мәнфәгатьләрендә күп мәсьәләләрне хәл итә. 2025 елдан чаралар «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, аның составына «Өлкән буын» федераль проекты керә. Республиканың барлык муниципаль районнарында өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кертелде: Карау мәктәпләрендә өлкән яшьтәге гражданнарның туганнарын өйдә карау алымнарына өйрәтәләр, 45 социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә техник тернәкләндерү чараларын прокатка алу пунктлары уңышлы эшли.
Бүген 29 өлкән буын кешесе яңа гаиләләрдә яши. «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты ярдәмендә ялгыз гражданнар гаилә атмосферасында яшәргә, кайгыртучанлык һәм ярдәм тоеп яшәргә мөмкинлек ала.
Республикада гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү системасы нәтиҗәле төзелгән. Бүгенге көндә 20 меңгә якын өлкән яшьтәге татарстанлы социаль хезмәтләрдән файдалана.
Илкүләм проект кысаларында ел саен авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 39 меңнән артык граждан медицина оешмаларына китерелә. Вакытында диспансерлаштыру һәм тикшеренүләр узу өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.
«Гаилә» илкүләм проектының мөһим өлеше – «Актив озак гомерлелек» республика программасы. Ул 2025–2030 елларга эшләнгән. Программаның максаты – өлкән яшьтәге кешеләргә чараларга бай, шатлыклы һәм мөмкин булганча мөстәкыйль тормыш алып барырга ярдәм итү. Актив эшчәнлеккә һәр икенче өлкән буын вәкилен җәлеп итү планлаштырыла. Республикада өлкәннәрне спорт, ял итү чараларына җәлеп итү, мәдәни кыйммәтләргә тарту буенча чаралар уза. Өлкәннәр компьютер үзләштерә, чит телләр өйрәнә. Бүгенгә 434 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше төрле активлыкларга җәлеп ителгән.
Өлкән яшьтәге кешеләр хезмәт активлыгын да саклыйлар: укыйлар, яңа һөнәрләр үзләштерәләр. 2024 елда 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк, шул исәптән пенсия алды яшендәге 1 021 кеше укыган, 2025 елда – бу категориядәге 157 кеше.
Кадерле әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз! Сезнең актив тормыш позициягез һәм зирәклегегез безне рухландыра һәм үрнәк булып тора. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм бәхет телим. Тормышыгызның һәр көне шатлык һәм якыннарыгызның кайгыртуы белән тулы булсын!
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова
Фотода: Буа интернат-йортында яшәүчеләр