Махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләячәкләр

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

«Белем» Россия җәмгыяте махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен чаралар циклын тормышка ашыра.

Инициатива махсус хәрби операциядә катнашучыларның социаль гарантияләр һәм хокукый ярдәм чаралары турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Россия Федерациясенең барлык субъектларында тематик лекцияләр һәм онлайн-очрашулар үткәрелә.

Бүген 17:00–19:00 сәгатьтә «Үз мөмкинлекләреңне бел: хәрби тәҗрибәне ничек көндәшлек өстенлегенә әверелдерергә» темасына трансляция булачак.

Теркәлү һәм кушылу өчен сылтама: https://znan.ru/live_online_3009.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International