Яр Чаллыда социаль хезмәтләр алучылар балта остаханәсендә белем ала

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

29 сентябрьдә «СтолярКо» остаханәсендә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен чираттагы дәрес булды.

Дәрестә катнашучылар төрле әйберләрне саклау өчен билгеләнгән агач тартманы эшләп бетерделәр. Дәрес агач белән эшләүнең гамәли күнекмәләрен үстерүгә генә түгел, ә социаль хезмәтләр алучыларның үз көчләренә ышанычын арттыруга, шулай ук социализацияләүгә юнәлдерелгән иде. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә төрле кораллар белән эшләделәр, агач эшкәртү этапларын өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International