Спас интернат-йортында тәрбияләнүчеләр банкта булып кайттылар

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Мәгълүмати-профилактик акция кысаларында, Спас районы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт алучыларына хокукый ярдәм күрсәтү максатларында тәрбияче Ирина Телицына «Ак Барс» банкына экскурсия оештырды.

Сату офисы җитәкчесе Әлфинур Гатауллина банк продуктлары белән таныштырды, банк картасыннан ничек файдаланырга икәнен күрсәтте, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Мошенниклык очракларына аерым игътибар бирелде, иң еш очрый торган схемаларны билгеләп үттеләр. Гражданнарны уяу һәм сак булырга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International