Лениногорск районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына китерү буенча «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты чаралары «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, үзәк район хастаханәсе һәм медицина-санитария бүлеге белән гамәлгә ашырыла.
Өлкән яшьтәге гражданнарны район хастаханәсендә табиб-терапевтлар кабул итә. Илтү чаралары аз хәрәкәтләнүче гражданнарның тормышын җиңеләйтә, үз сәламәтлекләрен уңайлы күзәтергә мөмкинлек бирә.
29 сентябрьгә Лениногорск районында проектта 65 яшьтән өлкәнрәк 808 граждан катнашкан. Ведомствоара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә авыруларны ачыклау яки кисәтү буенча нәтиҗәле эш дәвам итә.