Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова Казан, Әлмәт һәм Яшел Үзәннең балалар һәм өлкәннәр тернәкләндерү үзәкләрендәге хезмәттәшләре белән VIII «Тернәкләндерү – XXI гасыр: традицияләр һәм инновацияләр» Милли конгрессында катнашалар. Чара Санкт-Петербургта уза.
Конгресста катнашу – дәүләт структуралары вәкилләре, инвалидларны медицина, социаль, һөнәри тернәкләндерү буенча экспертлар белән аралашу, инновацион цифрлы тернәкләндерү технологияләре, инвалидларны тернәкләндерү һәм абилитацияләү өлкәсендә милли проектларны һәм төбәк программаларын гамәлгә кертү буенча эш нәтиҗәләре белән танышу өчен уникаль мөмкинлек.