«Астра» үзәгендә чираттагы кулинар тамаша узды

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең тирәдә һөнәрләр» комплекслы һөнәри юнәлеш бирү программасын гамәлгә ашыруны дәвам итеп, сәламәт туклануны пропагандалауга, төрле ризыклар әзерләүдә иҗади һәм һөнәри күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән чираттагы кулинар тамаша узды.

Яшь пешекчеләр кулинар сәләтләрен мастер-класс вакытында ача алдылар. Балалар сорауларга җавап бирделәр, джемнарны тәме буенча таныдылар, дегустациядә катнаштылар, ризыкны мөстәкыйль әзерләргә өйрәнделәр. Яшүсмерләр өчен бәйрәм Георгий паркында дәвам итте. Балалар педагоглар белән бергә көзге пикникка киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International