Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында эчке волонтерларны бүләкләү тантанасы булды. Сәламләү сүзе белән интернат-йорт директоры Дмитрий Басанов һәм 1 нче санлы ТИҮ җитәкчесе Валерий Ваганов чыгыш ясадылар.
Шулай ук актив социаль хезмәт алучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Социаль хезмәтләр алучы Минач Гыйматдиновка махсус хәрби операция сугышчыларына ирекле ярдәм күрсәткәне өчен аерым рәхмәт белдерделәр.