«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Зәй үзәк район хастаханәсе белән актив хезмәттәшлек итә, ерак авыл территорияләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне комплекслы медицина тикшерүе узу өчен медицина оешмасына илтүне тәэмин итә. Чаралар «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Бүгенге көндә махсуслаштырылган транспорт хезмәтләреннән 672 кеше файдаланган, бу планның якынча 74 % тәшкил итә.