«Киләчәккә билет» проекты кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр медицина хезмәткәре һөнәре белән таныштылар. Шәфкать туташы Ольга Комарова алар өчен мавыктыргыч дәрес үткәрде.
Балалар кызыксынып процедура кабинетын карадылар, анда белгеч аларга төрле инструментлар һәм җиһазлар күрсәтте. Приютта тәрбияләнүчеләр кварц һәм бактерицид лампаларның ничек эшләвен күрделәр, бинтлар, шприцлар һәм лейкопластерларның билгеләнеше турында белделәр. Даруларга аерым игътибар бирелде – шәфкать туташы аларның төрле ситуацияләрдә ничек ярдәм итүләрен аңлаешлы итеп аңлатты. Практик күнекмәләрсез дә булмады.
Укучылар киләчәктә кирәк булачак кыйммәтле белем һәм практик тәҗрибә тупладылар.