Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагыларны көндезге эш белән тәэмин итү, Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру кысаларында психолог Надежда Горячева дискуссион кино клубы форматында мавыктыргыч дәрес үткәрде.
Игътибар үзәгендә Ю. Бутыринның мотивация, җаваплылык һәм үз-үзеңне оештыруның мөһим мәсьәләләрен күтәргән «Нехочуха» мультфильмы булды. Күпләр төп геройда таныш сыйфатларны күрде. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча яшьләр үз тормышларына уңай үзгәрешләр кертергә әзер булуларын белдерделәр.